news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 июльдән Россиядә яңа субсидия алу өчен гаризалар кабул ителә

Субсидия күләме балалар һәм өлкәннәр өчен төбәк хакимиятләре тарафыннан билгеләнгән яшәү минимумнарына бәйле булачак.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Россия Пенсия фонды 1 июльдән 8-17 яшьлек балалары булган йөкле һәм тулы булмаган гаиләләргә яңа пособие бирүгә гаризалар кабул итә башлый. Бу хакта Россия Пенсия фондының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фондта гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки яшәү урыны буенча Россия Пенсия фонды клиентлар хезмәтендә бирергә мөмкин булачак, диделәр. Яңа түләү алуга ялгыз гына бала тәрбияләүче әни яки әти кеше, шулай ук йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатын-кызлар дәгъва итә ала, дип яза «Труд».

«Ике түләүнең дә күләме һәр төбәктә билгеләнгән яшәү минимумы нигезендә билгеләнә», - дип аңлаттылар фондта.          

«Пособиеләр алу өчен гаилә кеременең күләме мөһим шарт булып тора. Кагыйдәләр буенча ул субъектта җан башына яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Пособие ихтыяҗны комплекслы бәяләүне исәпкә алып билгеләнә», - дип аңлаттылар фондта. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100