news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1-2 июльдә Татарстан халыкларының «UenFest» төбәкара традицион уеннар фестивале уза

Фестивальне ачу тантанасы 2 июль көнне «Дубки» балалар лагере территориясендә 11:30 сәгатьтә башлана.

1-2 июльдә Татарстан халыкларының «UenFest» төбәкара традицион уеннар фестивале уза
Илмира Гафиятуллина

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның «UenFest» II төбәкара традицион уеннары фестиваленең зона туры 1-2 июльдә «Дубки» балалар лагеренда узачак.

Фестивальне ачу тантанасы 2 июль көнне лагерь территориясендә 11:30 сәгатьтә башлана. Алга таба жирәбә салу һәм конкурс программасы булачак, анда катнашучы командалар үз уеннарын тәкъдим итәчәк.

Катнашучыларны Татарстан Республикасы авылларындагы традицион халык уеннары буенча мастер-класслар һәм әйлән-бәйлән уеннары көтә.

Чараны Татарстан Мәдәният министрлыгы, «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм гореф-гадәтләрне саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе, Әлки районы Башкарма комитеты, «Әлки район мәдәният бүлеге» оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100