news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Владимир Путин Россия халкына мөрәҗәгать белән чыгыш ясый

Чыгыш 15:00 сәгатьтән соң булыр дип көтелә, ул Covid-19 белән көрәш һәм Россия икътисадының хәзерге хәленә багышланачак.

Бүген Владимир Путин Россия халкына мөрәҗәгать белән чыгыш ясый

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин ил гражданнарына мөрәҗәгать белән чыгыш ясаячак. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән Sputnik радиосы хәбәр итә.

«Телемөрәҗәгать бүгенге вазгыять, коронавируска каршы көрәшнең беренчел нәтиҗәләре, икътисадтагы эшләр торышы, перспективалар һәм сезнең белән безнең турында булачак», — диде Песков.

Президентның матбугат сәркатибе телемөрәҗәгать 15:00 сәгатьтән соң көтелә, диде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot