news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алматы зиратында ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе Гафиятуллинга чәчәк салдылар

Гафиятуллин җитәкчелегендә Казанда Мәскәү һәм Ленинградтан эвакуацияләнгән оборона предприятиеләре урнаштырылды.

Алматы зиратында ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе Гафиятуллинга чәчәк салдылар

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Алматы шәһәренең үзәк зиратында 1940-1943 елларда ТАССР Халык Комиссарлары Советын җитәкләгән Сөләйман Гафиятуллин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Чарада Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Ольга Ульданова, Алматы шәһәренең иҗтимагый үсеш идарәсе баш белгече Әсхәт Туләгәнов, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Чистайда туып-үскән Сөләйман Гафиятуллин Татарстан Хөкүмәтен 35 яшендә җитәкли. ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе вазифасында ул Бөек Ватан сугышын каршы ала. Аның җитәкчелегендә Мәскәү һәм Ленинградтан эвакуацияләнгән оборона предприятиеләре, СССР Фәннәр Академиясе Президиумы һәм академия институтлары җәелдерелде. Заводлар еш кына ачык һавада эшли һәм продукция чыгара башлый.

1941 елның октябрендә Гафиятуллин ТАССРның «Казанский обвод» буларак тарихта билгеле булган ныгыту районын төзү турында боерыкка кул куя. Бу 1942 елның 11 февраленә 333 километр озынлыкта танкка каршы оборона чиген төзегән казанлыларның батырлыгы була.

1942-1943 елларда Гафиятуллин СССР атом-төш коралын эшкәртүнең Казан этабын җитәкли. 1943 елда Сөләйман Гафиятуллин Мәскәүгә укырга җибәрелә, аннары Казахстанга эшкә күчерелә.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстанның Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге Алматы зиратында Сөләйманов Гафиятуллинга куелган һәйкәлне реставрацияләде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100