news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

16 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләре 10 мең сум күләмендә тагын бер түләү алачак

Ярдәм күрсәтүгә кабат гариза язарга кирәкми, акча автомат рәвештә күчереләчәк.

16 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләре 10 мең сум күләмендә тагын бер түләү алачак
"Татар-информ" архивы

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). Июль аенда ата-аналар 16 яшькә кадәр һәр балага 10 мең сум күләмендә акча ала алачак. Гомумән алганда, ярдәм чарасы 28 млн балага кагылачак, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин.

«Июнь аенда түләүләр алган кешеләргә икенче тапкыр акча автомат рәвештә күчереләчәк. Ярдәм күрсәтүгә кабат гариза язарга кирәкми. Шундый ук автоматлаштырылган түләү механизмы 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә дә кагыла», — диде ул.

Ниндидер сәбәп аркасында ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән кешеләр моны гади һәм уңайлы формада: дистанцион рәвештә яки Пенсия фонды бүлеге аша эшли ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100