V Республика смотр-конкурсы йомгаклары игълан ителде, җиңүчеләр 7 номинациядә бүләкләнде

Ике елга бер үткәрелә торган конкурста 56 җиңүчегә дипломнар, махсус бүләкләр, призлар тапшырылды
(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген “Казан” милли мәдәният үзәгендә хезмәт урынында куркынычсызлык тәэмин итүне оештыру буенча V Республика смотр-конкурсы йомгаклары игълан ителде һәм җиңүчеләрне 7 номинациядә бүләкләү тантанасы булды. Бу юлыгы смотр-конкурс 2 этаптан (муниципаль һәм республика этаплары) булып, республика турына 83 предприятие чыккан булган.

“Хезмәтне саклау өлкәсендәге эшне иң яхшы оештырган өчен” номинациясендә Азнакай муниципаль районы башлыгы Рәфис Галиев, Нурлат районы хакимияте җитәкчесе Наил Шәрәпов һәм Спас районы башлыгы Камил Нугаев милли мәдәният үзәге сәхнәсендә бүләкләнеп, башка муниципаль районнарга үрнәк итеп күрсәтелде, чөнки аларда хезмәт урыннарында имгәнүчеләр, һәлак булучылар юк.

Тагын “Хезмәтне саклау эшен иң яхшы оештырган өчен” номинациясендә танылу алган барлыгы 11 предприятие җитәкчесе рәтендә “Әлмәтнефть” нефть һәм газ суырту идарәсе, “Татнефть” белән “Нижнекамскнефтехим” ачык акционерлык җәмгыятьләре, Казанның 3 нче икмәк заводы, ”Водоканалсервис” ААҖнең “Чистай-водоканал” предприятиесе, Түбән Каманың “Горэлектротранспорт”ы белән “Земляки” крестьян хуҗалыгы һәм “Дилмиев” шәхси эшмәкәре, Питрәч районының “Кощаковский” авыл хуҗалыгы предприятиесе, “Татавтодор” ААҖнең Чүпрәле филиалы һ.б. исәпләнә.

“Хезмәтне саклау өлкәсендә уңышлар һәм намуслы хезмәт өчен” дип аталганы буенча предприятиеләрнең 10 белгече, предприятиеләрдәге хезмәтне саклау буенча уполномоченныйлар, министрлыклар һәм ведомстволар белгечләре – барлыгы 8 кеше, “Хезмәтне саклау мәсьәләләрен пропагандалауда актив катнашкан өчен” номинациясендә 7 оешма җиңүче дип табылды. Шулай ук “Социаль иминият фонды средстволарын хезмәт шартларын яхшыртуга һәм җитештерү культурасын күтәрүгә актив җәлеп иткән өчен”, “ММЧда хезмәтне саклау мәсьәләләрен яктырту буенча актив эш өчен” номинацияләрендә оешмалар һәм матбугат, коммуникация чаралары бүләкләнде. Соңгысында - “Новый Зай” белән “Моя газета. Татарстан” газеталары, “Эфир” TВ-каналының “Город” программасы.

“Һөнәри техник белем бирү системасы оешуга 70 ел хөрмәтенә” дигән номинациядә хезмәтне саклау эшен оештыруда иң яхшылары дип һөнәр училищеларыннан Түбән Кама эретеп ябыштыру-монтажлау, Зәй һәм Лениногорск политехник колледжлары беренчелекне алды. Хезмәтне саклау тематикасына Россиядә беренче тапкыр үткәрелгән рәсем (эшләнмәләр) конкурсында исә 8 колледж һәм училище укучысы бүләкләнде һәм алар арасында Казанның 1 нче һәм 2 нче училищелары, Кече бизнес һәм эшмәкәрлек колледжы, шулай ук Түбән Каманың 44 нче лицее, 63 нче махсус (коррекцион) училищесы, Арча агросәнәгать һөнәр училищесы, Алабуга политехник колледжы кызлары һәм егетләре бар.

Шул рәвешле, ике елга бер уздырылып килгән әлеге смотр-конкурсның 2007-2009 еллар нәтиҗәләре буенча предприятиеләрдә хезмәтне саклау хезмәтләре һәм белгечләре, оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары, индивидуаль саклану чаралары җитештерә торган предприятиеләр - барлыгы 56 җиңүчегә дипломнар, махсус бүләкләр, призлар тапшырылды. Республиканың министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыкларының хезмәттә иминлек саклауга кагылышлы мәсьәләләрдәге эшне алып баручы урынбасарлары катнашындагы тантанада номинантларны ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе башлыгы Сәрия Сабурская, Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Айдар Гайнетдинов, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе башлыгы Рушания Ширинская, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Юрий Слепов һ.б. вазифаи затлар бүләкләп, һәр номинация буенча җиңүчеләр белән истәлеккә фотосурәткә төштеләр. Хөрмәтләү тантанасы исә “Казан” милли мәдәният үзәге артистлары һәм музыкантлары чыгышлары белән бизәлде. Гадәти булмаган тамашачы алдына иң танылган сәхнә осталарыннан “Фәридә-Алсу” дуэты, “Зө-ләй-лә” триосы, “Казан” бию ансамбле, гармунчы Наил Сәгъдиев, җырчылар Равил Харисов, Рөстәм Асаев, Гөлшат Имамиева, Алсу Әбелханова чыкты.

Искәртеп үтәбез: бүген республикада һәр 4 нче хезмәткәр санитар-гигиеник нормаларга туры килмәгән шартларда эшли, шуларның күпчелеге - артык тавышлы һәм тирбәнешле (калтыраулы) шартларда. Мондый сморт-конкурс исә хезмәт саклау һәм эш шартлары мәсьәләләрен пропагандалауны, җәмгыятьнең хезмәткәр һәм эш бирүче арасында хезмәт законнары саклану буенча һөнәри мөнәсәбәтләр формалашу мәсьәләсенә игътибарын юнәлтүне максат итә.