Иртәгә Татарстан башкаласында Ауропа мәдәни мирасы көннәре узачак

Иртәгә Татарстан башкаласында Ауропа мәдәни мирасы көннәре узачак

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Иртәгә Казанда халыкара оешмаларның башкаланың 1000 еллыгына багышланган утырышлары узачак. «Мираж» кунакханәсенең конференция залында «Ауропа мәдәни мирасы көннәре» була. Әлеге чарада республика һәм башкала җитәкчелеге, Ауропа Советы һәм Россия федерациясе вәкилләре, шулай ук Татарстан галимнәре катнаша. Анда Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәренең мәдәни күптөрлелеге турында фильм да күрсәтеләчәк.

Утырышны Ауропа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы Төбәкләр палатасы Мәдәният һәм мәгариф буенча комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрергә тиеш. Әлеге җыелышта Ауропа Советының «Приграничное наследие» дигән яңа проектының рәсми ачылышы булачак.

«Приграничное наследие Европы» семинары өч сессиядә эшләячәк. Аның 1нчесе «Приграничное наследие и устойчивое развитие» дигән тема астында барачак. Аны Казан дәүләт университетының Халыкара идарәсе башлыгы С.Ерофеев алып бара. 2нче сессия «Культурное наследие, идентичность, принадлежность» дигән темага багышлана. Анда чыгыш ясаучылар арасында Халыклар дуслыгы йорты директоры, ЮНЕСКО эксперты Ч.Хабибуллина да бар. Ул Казан үрнәгендә хәзерге заман шәһәре шартларында мәдәни күптөрлелекне саклау тәҗрибәсе турында сөйләячәк. 3нче сессиядә «Архитектурное разнообразие и пересечение культур» дигән тема яктыртылачак. Әйтик, анда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты галиме А.Саттаров хәзерге заман Россия мәчете образын формалаштыру хакында чыгыш ясарга тиеш. Сессиядә шулай ук «Казанның архитектура һәм шәһәр төзелешенең күптөрлелеген саклап калуның механизмы буларак саклау зоналары», «Нидерландыда 5нче терәк — тәңгәллек, мирас һәм ислам мәхәлләләре» кебек һ.б. докладлар булыр дип көтелә.