news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләргә беренче паспорт белән бергә Конституция нөсхәсен дә тапшырачаклар

Үзгәрешләр 14 яше тулган россиялеләргә, шулай ук Россия гражданлыгы алучы чит ил кешеләренә кагылачак.

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Беренче тапкыр паспорт алучы россиялеләргә аның белән бергә Конституция нөсхәсен дә тапшырачаклар. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин РФ гражданины паспорты турындагы Нигезләмәгә шундый үзгәреш керткән.

Әлеге карар 1 июльдән үз көченә керәчәк. Үзгәрешләр 14 яше тулган россиялеләргә, шулай ук Россия гражданлыгы алучы чит ил кешеләренә кагылачак.

Хөкүмәттә фаразлауларынча, кабул ителгән карар «патриотик тәрбия дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәчәк, шулай ук Россиянең дәүләт символикасына карата сакчыл һәм ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга ярдәм итәчәк».

Россия Президенты Владимир Путин илнең Төп законын беренче паспорт белән бергә тапшыру мөмкинлеген карарга кушкан иде. Әлеге инициатива Конституциягә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзалары белән очрашуда яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100