news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәленең унынчы сыйныф укучылары хәрби өйрәнүләр уза

Хәрби әзерлек нигезләрен алтмышлап егет өйрәнәчәк.

Чүпрәленең унынчы сыйныф укучылары хәрби өйрәнүләр уза
http://chuprale-online.ru/

(Чүпрәле, 23 май, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). 22 майдан район мәктәпләрендә белем алучы 10 сыйныф укучылары өчен хәрби — уку җыеннары  башланды. Алар 26 майга кадәр дәвам итәчәк.

Җыеннар гадәттәгечә,  Түбән Чәке урманы аланлыгында урнашкан  «Акчарлак» сәламәтләндерү лагеренда оештырылган.

Җыеннарны үткәрүнең максаты булып, хәрби хезмәт үтү өчен кирәкле психологик һәм физик сыйфатларны формалаштыру, ватанпәрвәрлек тәрбияләү, Россиянең тарихи, мәдәни үткәне һәм кораллы көчләргә хөрмәт тәрбияләү тора. Чараны үткәрү хөкүмәт карарында каралган, ул барлык мәктәпләр өчен мәҗбүри булып тора.

Җыеннар вакытында унынчы сыйныф укучылары үзләренең физик әзерлекләрен, автоматны сүтеп-җыю һәм шәхси саклану чараларын киюдә осталыкларын, сафта йөрергә, җирлектә ориентлашу серләренә, ә иң мөһиме-укучы егетләр чын дуслыкның һәм ышанычлы иптәшнең ярдәмен татырга өйрәнәчәк.

Җыеннар башлану белән Татарстан Республикасы Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Рамил Җамалетдинов котлады.

«Һәр ир-ат үз Ватанын, үз гаиләсен һәм якыннарын якларга һәм сакларга тиеш. Хшрби-уку җыеннары–ул армия тормышының бер мизгеле. Бу көннәр сезне дисциплиналы булырга, мөстәкыйльлеккә һәм шул ук вакытта коллективта яшәргә йрәтәчәк. Биредә сезгә барлык кирәкле нормативларны үтәргә һәм сезнең чыннан да Ватанны сакларга әзер булуыгызны күрсәтергә кирәк булачак», — дип билгеләп үтте ул.

Хәрби-уку җыенының беренче көнен егетләр ГТО нормативларын тапшырудан башладылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100