Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда коронавирустан саклый торган поезд йөри башлаячак
Бу төндә состав «Метроэлектротранс» электродепосына килергә тиеш.
(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Тест үткәргәннән соң, яңа дүрт вагонлы поезд Казан метрополитены линиясенә чыгачак. Анда Covid-19 коронавирусын таратудан саклау каралган. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Состав «Метровагонмаш» заводыннан Казанга китерелгән.Җайга салу эшләрен үткәрергә, поездның куркынычсызлыгын бәяләргә кирәк. Шуннан соң ул пассажирларны йөртә башлаячак», — диде предприятиенең баш инженеры Алексей Смирнов.
Поезд конструкциясе үтәли керү-чыгу ишегеннән тора, бу пассажирларга бер-берсе белән элемтәне киметергә мөмкинлек бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз