Алабугада бушлай битлек таратттылар

Акция барышында барлыгы 100 битлек таратылган.

(Алабуга, 23 май, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабугада полиция хезмәткәрләре «Мәрхәмәтлелек планетасы» төбәк яшьләр һәм инвалидлар иҗтимагый оешмасы белән берлектә шәһәрлеләргә битлекләр таратуны оештырды. Ул 4нче микрорайонда үтте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Полиция хезмәткәрләре шәһәрлеләргә перчатка-битлек режимын үтәргә кирәклеге турында искәртте. Акция барышында барлыгы 100 битлек таратылды.