Кукмарада быел туган йөзенче сабыйны теркәделәр

Энҗе һәм Илшат Шәмсемөхәммәтовларга сабый туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

(Кукмара, 23 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт», Эльвира Мөбәракшина). Кукмара районында ел башыннан йөзенче сабый тууын теркәделәр. Югары Арбаш авылыннан Энҗе һәм Илшат Шәмсемөхәммәтовлар сабыйга Лилия дип исем кушкан. Кызчык — гаиләдә икенче бала.

ЗАГС идарәсе белгечләре бәхетле әти-әнине сабыйлары туу белән котлады, аларга туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырды.