Раиф Усманов зур сәүдә челтәрләрендә республика басмаларын сату кирәклеген әйтте

Президент Рөстәм Миңнеханов «Ирек мәйданы» баш мөхәрриренең бу тәкъдимен хуплады.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» агентлыгына килде һәм Татарстандагы массакүләм мәгълүмат чаралары белән аралашты. «Ирек мәйданы» газетасы баш мөхәррире Раиф Усманов Татарстандагы сәүдә челтәрләрендә республика басмаларын сатуны оештыруны сорап мөрәҗәгать итте.

«Казанда да, республиканың зур шәһәрләрендә дә сәүдә челтәрләренең азык-төлек кибетләре эшли. Аларда газета-журналлар сату урыннары бар. Шәһәр кешесе керә, ипи, сөт белән газета да сатып ала. Ләкин аларда республика басмалары сатылмый. Русчалары да юк, татарчалары да. Әлеге кибетләрдә Татарстанда чыгучы газета-журналларны сатуны җайга салып булмасмы икән?» — диде Раиф Усманов.

Баш мөхәррир, «Ирек мәйданы» газетасы тәҗрибәсеннән чыгып, татар телендәге газеталарның киоскларда яхшы сатылуын әйтте. «Бигрәк тә Казанда тиражлар гел үсеп килде», - ди ул. «Газетаны күпләр почта аша яздырып алдыра. Ләкин шәһәрләрдә таралу кыен, газетаны сатып алырга күнеккәннәр», — диде Усманов.

Рөстәм Миңнеханов безнең республика газеталары кибетләрдә сатылырга тиешлеге хакында әйтте һәм бу мәсьәләне чишү юлларын карарга кушты.

«Ирек мәйданы» редакциясе берничә газета нәшер итә. Бүген Татарстанда «Ирек мәйданы» газетасын 40 меңгә якын укучысы бар. Редакция Уфада «Манзара» басмасын чыгара, аның тиражы 12 мең.