news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов үзенең эш көне нәрсәдән башлануы турында сөйләде

Татарстан Президентының иртәсе физик күнегүләрдән һәм ТВ программалардан башлана.

Рөстәм Миңнеханов үзенең эш көне нәрсәдән башлануы турында сөйләде

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның иртәсе республика телеканалларында зарядка һәм программалардан башлана. Бу хакта ул бүген журналистларга «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә булганда сөйләде.

Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, аның эш көне гадәттә иртәнге сәгать 5тә башлана. «Иртән торам, физкультура белән шөгыльләнгәндә «Мәйдан» яки ТНВны куям», – диде ул.

Шул ук вакытта ТР Президенты яңалыкларны гына карамый. Зарядка вакытында аңа иртәнге «Башваткыч» («Головоломка») программасын карау ошый, анда көйне белергә яки кроссвордлар чишәргә кирәк. Тапшыру иртәнге сәгать 5тә ТНВ телеканалында башлана.

Аннары Рөстәм Миңнеханов эшкә керешә. Һәр иртәне ул эш кабинетыннан төшерелгән фото урнаштыра, шулай итеп Татарстан халкына иртәнге яхшы теләкләрен юллый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100