Петербургта Калинин районының 146нчы мәктәбендә Җәлилгә багышланган стенд әзерлиләр

«...Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын – яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени?», - дип язган шигырьләрендә Муса Җәлил.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»).Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге танылган шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең кызы Люция Җәлилова белән берлектә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган проект әзерли. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге хәбәр итә.

Кулына корал алып һәм үлемсез шигырьләре белән бу җиңүгә бөек шагыйрь Муса Җәлил дә зур өлеш кертте. Ул кырык яше дә тулмастан һәлак була. Шагыйрь 1944 елның 25 августында нацистлар тарафыннан җәзалана. «...Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын – яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени?», - дип яза Муса Җәлил.

Үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, Санкт-Петербургның Калинин районы 146нчы урта белем бирү мәктәбендә Муса Җәлилгә багышланган «Истә тотарга һәм онытмаска! » - дип аталган хәтер стенды әзерләнә. Анда шагыйрь- сугышчы язмышы яктыртылачак. Стендка материалны, барлык мәгълүмати өлешне шәхси архивлардан Люция Муса кызы туплый, стендны бизәү белән вәкиллек шөгыльләнә. Муса Җәлилнең портреты шагыйрьнең барельефы рәвешендә булачак. Аны махсус стенд өчен скульптор Винера Абдуллина башкарган.

Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге күп еллар буе 146нчы мәктәп белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Әлеге мәктәп укучылары Халыкара «Җәлил укулары» шигырь укучылар әдәби конкурсында, милли мәдәниятләр фестивальләрендә, патриотик чараларда, Муса Җәлилне искә алу көннәрендә актив катнаша. Уку йорты җитәкчелеге вәкиллекнең герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган мәктәп почмагын оештыру турындагы инициативасын хуплады.

Бу стенд бөек шагыйрьгә һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган миллионнарча кешегә багышлана.