news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә яшәүчеләр авыр хәлдәге гаиләләргә ярдәм итә

Яшьләр парламенты әгъзалары райондагы утыз гаиләгә ярдәм күрсәтте.

Әгерҗедә яшәүчеләр авыр хәлдәге гаиләләргә ярдәм итә
http://agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 23 апрель, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Миләүшә Ягъфәрова). Коронавирус пандемиясе барган көннәрдә Әгерҗедәге Яшьләр парламенты әгъзалары, волонтерлар һәм шәһәрнең олы йөрәкле кешеләре «Игелекле Әгерҗе — мохтаҗларга ярдәм ит» акциясе игълан иттеләр.

Үзизоляция режимы кертелүгә әлеге тәкъдим белән Яшьләр парламенты рәисе урынбасары, юрист Стас Никитин чыккан иде. Ул авыр хәлдә яшәүче биш гаиләгә азык-төлек белән ярдәм итте. Бу идеяне парламент җитәкчесе Марсель Шахмин да күтәреп алды һәм алар, «Игелекле Әгерҗе — мохтаҗларга ярдәм ит» исемле акция игълан итеп, аңа шәһәрдәшләрне дә кушылырга өндәделәр. Шулай итеп, 15 апрельдә шәһәрдә әлеге акция тулы көченә эшли башлады.

«Без олы йөрәкле шәһәрдәшләребез һәм волонтерлар Фәнил Бәшәров һәм Ренальд Исмәгыйлев белән берлектә бер атна эчендә утызга якын гаиләгә ярдәм күрсәттек. Болар — авыр хәлдә яшәүче, күпбалалы гаиләләр. Алар арасында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ялгызы бала үстерүче әниләр дә бар», — ди Марсель Шахмин.

«Ярдәмгә мохтажларны халыкны социаль яклау идарәсе һәм интернетта „Типичный Агрыз“ төркеменә язучылар аша беләбез. Бу вакыт аралыгында авылларда яшәүче дүрт гаиләгә дә азык-төлек белән ярдәм күрсәтергә өлгердек инде», — дип тә өсти ул.

Акцияне бик күп әгерҗелеләр хуплаганнар, аңа кушылган киң күңелле кешеләр саны утыздан артып киткән. Акчалата, азык-төлек, консервланган әйберләр белән дә булышучылар бар икән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100