Буа картлар һәм инвалидлар интернаты карантинга ябыла

Оешма Covid-19 таралуга юл куймау өчен имин булмаган санитар-эпидемиологик вазгыять аркасында ябыла.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). 27 апрельдән Буа картлар һәм инвалидлар интернаты карантинга ябыла. Бу турыда оешма директоры Рәзинә Хисаметдинова район җитәкчесе Ранис Камартдинов белән очрашуда әйтте. Бу турыда «Знамя» газетасы яза.

Оешма Covid-19 таралуга юл куймау өчен имин булмаган санитар-эпидемиологик вазгыять аркасында ябыла.

Бүгенге көндә интернат йортта 120дән артык кеше яши. Алар барысы да үз-үзеңне изоляцияләү режимында яши. өлкән кешеләр һәм инвалидлар белән бергә оешма хезмәткәрләре дә карантинда булачак.

Ранис Камартдинов өлкәннәр һәм инвалидлар яши торган интернат-йортта үзизоляция режимын оештыру белән танышты. Хәзер оешма карантинга ябылуга тулысынча әзер.