news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама районында Зәй - Сухарево трассасы машиналар өчен ябыла

Юлның әлеге өлешендә ике ай буе ремонт эшләре үткәреләчәк.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Түбән Кама районында Зәй - Сухарево трассасы 3 майдан 3 июльгә кадәр машиналар өчен ябыла, дип хәбәр итә Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

Аерым алганда, юлның 7нче чакрымнан 16нчы чакрымга кадәрге участогы ябык булачак. Биредә ремонт эшләре үткәрү планлаштырыла.

Машина йөртүчеләр бу вакытта Чистай – Аксубай - Нурлат, Чистай – Аксубай – Нурлат - Түбән Татар Майнасы һәм Емелькино - Иске Татар Әдәмсуы автомобиль юлларыннан файдалана алачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot