news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

Халыкка консультацияне дистанцион рәвештә бирәчәкләр.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). 25 мартта Казан Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә катнашачак. Консультацияләрне Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан бүлеге дистанцион режимда оештыра.

Консультацияләр 9:00 дән 16:30 га кадәр +7 (800-20) 1-16-00, +7(843)238-10-00 телефоннары, шулай ук +7(987) 205-00-63 WhatsApp номеры буенча тәнәфессез үткәреләчәк, дип хәбәр итә Россия юристлары ассоциациясе.

Шәһәрлеләрнең сорауларына ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге, ТР Нотариаль палатасы, «ТР техник инвентаризация бюросы» АҖ, ТР Адвокатлар палатасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Конституция суды, ТР Юстиция министрлыгы, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре, шулай ук Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты хезмәткәрләре һәм Россия юристлары ассоциациясе әгъзалары җавап бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100