news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Донбасстан Әгерҗе районына күченеп кайткан күп балалы гаиләгә ярдәм күрсәтелде

Гаиләдә 13, 12, 10 һәм 9 яшьлек дүрт бала тәрбияләнә.

(Әгерҗе, 23 март, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең Әгерҗе районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге ДНРдан Әгерҗе районының Иж-Бубый авылына күченеп кайтучыларга ярдәм итте.

Бүлек җитәкчесе Айрат Шәйдуллин профилактик рейд барышында Әгерҗе районына Донбасстан күченеп кайткан күп балалы гаиләнең хәлен белеште. Исегезгә төшерәбез, гаиләдә 13, 12, 10 һәм 9 яшьлек дүрт бала тәрбияләнә.

Визит барышында ул күп балалы гаилә яши торган йортта янгын турында хәбәр итә торган прибор урнаштырды һәм янгынсүндергеч бүләк итте. Шулай ук ул алар белән ничек файдаланырга һәм аларның ни өчен кирәк булуы турында аңлатты.


news_right_1
news_right_2
news_bot