news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев балтачлыларга: Сез төпле эшлисез, эшләгән эшегезне күрсәтә беләсез

«Сездә барлык милләтләр — татар, рус, удмурт, марилар өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган. Башка муниципалитетлар белән уртаклашырлык эшләрегез бар», — дип белдерде вице-премьер.

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Балтачка эш сәфәре барышында балтачлыларның төрле милләт вәкилләре өчен шартлар тудыруда эшчәнлеген уңай бәяләде. «Сез төпле эшлисез, эшләгән эшегезне күрсәтә беләсез», — дип белдерде.

«Милләтенә карамастан, һәр кешегә ничек ярдәм күрсәтеп эшли белүегезне карар өчен бүген бирегә килдек. Сездә барлык милләтләр — татар, рус, удмурт, марилар өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган. Башка муниципалитетлар белән уртаклашырлык эшләрегез бар», — дип белдерде вице-премьер.

Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буенча республика оештыру комитетын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгәнен искәртте. Һәр район-шәһәрдә бу комитетлар белән муниципалитет башлыклары җитәкчелек итүен әйтте.

«Татарстанда дәүләт телләре — рус һәм татар телләре, ләкин бүген Татарстан дигәндә, бу 173 милләт. 3 млн 900 мең кеше дуслыкта яши. Татарстан алдынгы төбәк, безгә тәҗрибә өйрәнергә киләләр. Бу безнең горурлык та», — диде Васил Шәйхразиев.

«Мин һәрвакыт сезгә җиңел күңел белән киләм. Сез буыннан-буынга килгән гадәт буенча, киң күңелле, кунакчыл. Сезнең эшләрне карау үзе бер ләззәт», — дип бәяләде. Алдагы эшләрендә дә уңышлар һәм сәламәтлек теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100