news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Өч елдан соң татарстанлыларның уртача гомер озынлыгы 74 яшь ярымга җитәчәк

Республикада гомер озынлыгының үсеш динамикасы Идел буе федераль округы һәм Россиядәгегә караганда югарырак.

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Ун ел эчендә Россиядә уртача гомер озынлыгы якынча 4,5 елга арткан. Республикада үсеш динамикасы Идел буе федераль округы һәм Россиядәгегә караганда югарырак.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе Instagram-аккаунтындагы туры эфир вакытында шул хакта хәбәр итте.

«Без барыбыз да республика халкы тормышының гомуми статистикасында өлкән яшьтәге гражданнар саны динамик рәвештә артуын күрәбез. 2024 елда Татарстан халкының уртача гомер озынлыгы 74 яшь ярымга җитәчәк. Бу — сизелерлек күрсәткеч», — дип искәртте ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, социаль яклау хезмәте һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы гына түгел, халык үзе дә әлеге күрсәткечкә омтылырга тиеш. Татарстанда өлкән һәм эшкә сәләтле яшьтәге 952 меңгә якын, шулай ук инвалидлыкка ия 290 мең кеше исәпләнә.

Элегрәк Татарстанның сәламәт һәм бәхетле тормыш күрсәткече буенча Россиянең алдынгы төбәкләре арасына керүе хакында хәбәр ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot