news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачның Үзәк мәчете каршындагы «Мәгърифәт мәркәзе»ндә хатын-кызлар күлмәкләр тегә

Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев үзәк эшчәнлеге белән танышты.

Балтачның Үзәк мәчете каршындагы «Мәгърифәт мәркәзе»ндә хатын-кызлар күлмәкләр тегә
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Балтачның Үзәк мәчете каршындагы «Мәгърифәт мәркәзе» рухи-мәгърифәтчелек үзәгендә хатын-кызлар үзләренә күлмәкләр тегә. Бүген үзәк эше белән ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев танышты.

«Милли хәзинә» остаханәсе инде ун ел эшли. Монда 14 хатын-кыз быел гыйнвар аеннан шөгыльләнә башлады Грант акчасына быел 300 мең сумга яңа тегү машиналары сатып алганнар. Остаханәдә шамаил түгәрәге дә эшләп килә, үзләре милли бизәкләр белән сумкалар да тегәләр.

«Минем элек әбиләр кигән сыман бала итәкле күлмәкләр тегеп киясе килә иде. Шушында өйрәндек тә инде», — дип сөйләде Пүскән авылыннан Әминә апа. «Мин үлчәүләр алып, кисәргә, өлгеләр әзерләргә өйрәтәм», — диде «Мәгърифәт мәркәзе» үзәге җитәкчесе Айгөл Хәлиуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шушы үзәктә «Әс-сәләм» тәрбия үзәге дә бар, төрле яшьтәге 23 бала дини тәрбия ала. Нәниләр кунакларга догалар да укып күрсәттеләр. Үзәктә, шулай ук, мәдрәсә дә бар, анда якынча 150 дән артык кеше белем ала. Ике ел элек Милли мәгариф музее ачылган.

Васил Шәйхразиев гаиләнең роле зур булуын әйтте. «Әгәр әти-әнисе белемле, динле, әхлаклы булса, балалары да шулай. Юк икән, монда гына белем биреп файдасы юк», — диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100