news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Росгосстрах»ның Татарстан филиалы экс-директоры Фәрит Хәммәдиев вафат

2007 елның сентябреннән 2015 елга кадәр ул «Росгосстрах-Татарстан» ҖЧҖ генераль директоры вазифасын башкарды.

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). «Росгосстрах-Татарстан» ҖЧҖнең элеккеге генераль директоры Фәрит Хәммәдиев 50 яшендә вафат булды. Соңгы вакытта ул эшләгән ERGO иминият компаниясенең Казан вәкиллегендә әлеге мәгълүматны расладылар.

ERGO вәкиле сүзләренә караганда, тромб өзелү үлем сәбәбе булырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Фәрит Хәммәдиев 2015 елдан ERGO иминият компаниясе директоры булган иде. Аңа кадәр ул Киров өлкәсендә «Росгосстрах» ААҖ белән җитәкчелек итте. 2007 елның сентябреннән 2015 елга кадәр ул «Росгосстрах-Татарстан» ҖЧҖ генераль директоры вазифасын башкарды.


news_right_1
news_right_2
news_bot