news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин: Казанда коронавирус вакытында туристларны кунакка көтмибез

Казан мэры барлык туристлардан да коронавирус эпидемиясенә җаваплы карауны һәм сәфәрләрнең санын чикләүне сорады.

Илсур Метшин: Казанда коронавирус вакытында туристларны кунакка көтмибез
архив/Владимир Васильев

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Казанда кунаклар көтәр чак түгел. Коронавирус белән хәл тотрыклыланырга тиеш — шуннан соң гына шәһәр туристларны янә кабул итәчәк. Бу хакта ТР башкаласы мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе вакытында җиткерде.

«Казан - кунакчыл шәһәр. 10 ел дәвамында без туризмга аеруча зур игътибар бирдек, әмма хәзер вакыты ул түгел. Без беркемне дә кунакка көтмибез», - диде Метшин.

Хәзер Казанда барлык мәдәни һәм спорт учреждениеләренә керү мөмкинлеге чикләнгән һәм 20дән артык кеше җыелган чаралар тыелган.

Шәһәр башлыгы шәһәр халкының үзләреннән дә әлеге вазгыятьтә җаваплырак булуны һәм коронавирусны профилактикалауның барлык чараларын үтәүне сорады.

Метшин Казанда коронавирус вакытында туризм турында: Без беркемне дә кунакка көтмибез

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100