news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда коронавирус фонында ялгыз пенсионерларга ярдәм итү штабы төзелә

Ветераннар советы, территориаль иҗтимагый берләшмәләр, профсоюз оешмалары ярдәме белән мохтаҗлар турында мәгълүмат җыю бара, параллель рәвештә волонтер отрядлары формалаша.

(Чаллы, 23 март, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә ярдәм итү штабы төзелә. Өлкәннәргә үз фатирларыннан чыгарга киңәш ителми. Бу хакта журналистларга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр итте.

Башкарма комитет вәкиле сүзләренчә, хәзер ветераннар советы, территориаль иҗтимагый берләшмәләр, профсоюз оешмалары ярдәме белән мохтаҗлар турында мәгълүмат җыю бара, параллель рәвештә ялгыз өлкәннәргә ярдәм итәргә әзер булган волонтер отрядлары төзелә. Ярдәм, беренче чиратта, пенсионерларга азык-төлек, дарулар һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итүдән гыйбарәт.

«Штаб якындагы атна дәвамында эшкә керешәчәк. Аның гамәлләре полиция белән берлектә эшләнә, чөнки бу хәлдән мошенниклар файдаланырга мөмкин», — дип искәртте Хәлимов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100