Башкортстан һәм Татарстан чигендә коронавирус аркасында өстәмә обсерватор ачылачак

Күрше республикада Covid-19 авыруында шикле пациентлар өчен өч обсерватор эшләячәк.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстан һәм Башкортстан чигендә, коронавирус инфекциясен потенциаль йөртүчеләрне урнаштыру өчен, обсерватор ачылачак. Бу хакта күрше республика башлыгы Радий Хәбировка сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.

«Вазгыять торышына карап, без өстәмә чикләүче чаралар күрәчәкбез. Шуңа күрә мин республика халкыннан моңа аңлап карауларын сорыйм», — дип китерелә Хәбиров сүзләре.

Башкортстанда 23 марттан барлык бассейннар һәм кинотеатрлар ябыла. Моннан тыш, Башкортстан Хакимияте 50 кешедән артмаган очракта гына чаралар үткәрергә рөхсәт итте. 3 марттан Хөкүмәттәге атналык оператив киңәшмәдә катнашучылар саны да йөздән 50гә кадәр чикләнә.