news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада Рамил Муллин патриотик юнәлештәге оешма вәкилләре белән очрашты

«Нефтехимик» һәм «Татнефть-эзләү» эзтабарлар отрядлары вәкилләре «Сугышчан дан» музее өчен бина табарга кирәклеге турында тәкъдим ясады.

Түбән Камада Рамил Муллин патриотик юнәлештәге оешма вәкилләре белән очрашты
https://tat.e-nkama.ru

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусында Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин патриотик юнәлештәге иҗтимагый оешмалар, эзләнү отрядлары һәм учреждение вәкилләре белән очрашты.

Директор Ирина Плаксина кадетлар корпусының эшчәнлеге турында сөйләде, балаларның нәрсә белән шөгыльләнүен күрсәтте. Учреждение базасында бассейн, тренажер залы һәм армия кул сугышы белән шөгыльләнү залы булган физкультура-сәламәтләндерү корпусы бар. Моннан тыш, укучылар музыка, бию һәм башка иҗади юнәлешләр белән дә шөгыльләнә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ветераннар советы җитәкчесе Григорий Китанов Түбән Кама муниципаль районында хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында нинди чаралар үткәрелүе турында сөйләде. Әмма, Григорий Леонидович фикеренчә, бу җитәрлек түгел, чөнки хәзерге яшүсмерләрнең күбесе армиядә хезмәт итүдән баш тарта. Шулай ук сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында видеокүзәтү урнаштыру тәкъдим ителде.

«Сугышчан туганлык» бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Түбән Кама бүлекчәсе җитәкчесе Вячеслав Фирстов та үз тәкъдимен җиткерде: «Без һәлак булган солдатларның һәм офицерларның әниләрен котларга телибез. Алар утыздан артык кеше калды, алар бу сугышларда балаларын югалткан, һәм без аларга үз туганнарыбыз кебек карыйбыз».

«Нефтехимик» һәм «Татнефть-эзләү» эзтабарлар отрядлары вәкилләре «Сугышчан дан» музее өчен бина табарга кирәклеге турында тәкъдим ясады. Шулай ук эзләнү экспедицияләрен финанслауда ярдәм итү мәсьәләсе дә каралды.

Бу һәм тагын күп кенә мәсьәләләрне агымдагы елның апреленә тапшырылырга тиешле патриотик тәрбиянең муниципаль программасына кертү турында карар кабул ителде. «Программа башта 10-20 пункттан торсын. Алга таба алар арта барачак. Шулай итеп, без патриотик тәрбия юнәлешендә үсештә булып, киләчәктә яңа планнарны гамәлгә ашыра алачакбыз», — диде Рамил Муллин.

Очрашу ахырында Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе ир-атларны якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлады, нык сәламәтлек, ышаныч һәм тәвәккәллек теләде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100