news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен стаж исәбен үзгәртергә тәкъдим иттеләр

Хезмәт министрлыгы гомуми стажга квалификацияле эш өчен кирәкле һөнәри белем бирү чорларын кертәчәк закон проекты әзерләгән.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Россия Хезмәт министрлыгы картлык буенча вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен стаж исәбен үзгәртергә тәкъдим итте. Карар проекты «Российская газета» карамагында бар.

Хезмәткәрнең билгеле бер эшчәнлек төрләрен башкару өчен кирәк булган һөнәри белем алу көннәрен вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын бирә торган исемлекләргә кертү тәкъдим ителә. Мондый вакытларда хезмәткәрләр эш урыннарында булмый, тик хезмәт хакы кебек үк эш урыны да саклана, ә эш бирүчеләр укытуда булган хезмәткәрләр өчен мәҗбүри пенсия иминиятенә взнослар түли.

Хәзер эшчәнлекнең мондый вакыты гомуми стажга кертелми, әмма соңгы вакытта гомуми стажда мондый чорларны исәпкә алуны таләп итүче хезмәткәрләрнең судка мөрәҗәгатьләре ешайды. Судлар, гадәттә, гражданин ягына баса.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100