news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман районы ветераннарына юбилей медальләре тапшырдылар

Бүгенге көндә районда 11 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Шуларның берсе — хатын-кыз.

Сарман районы ветераннарына юбилей медальләре тапшырдылар
Альбина Сабирова

(Сарман, 23 февраль, «Татар-информ», «Сарман», Альбина Сабирова). Сарман районы ветераннарына юбилей медальләре тапшырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бүгенге көндә районда 11 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Шуларның берсе — хатын-кыз.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, волонтерлар, авыл җирлекләре башлыклары бүген аларның өйләрендә булды,

Алар 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләп, матур теләкләр җиткерделәр. Фәрит Хөснуллин ветераннарга «Бөек Җиңүгә — 75 ел» һәм «ТАССР төзелүгә — 100 ел» юбилей медальләре, күчтәнәчләр һәм чәчәк бәйләме дә тапшырды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100