news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Нигъмәтуллин: Чикләребезнең ышанычлы саклануы белән горурланабыз

Казанның Җиңү паркында Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.

Рөстәм Нигъмәтуллин: Чикләребезнең ышанычлы саклануы белән горурланабыз
Владимир Васильев

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ», Эльвира Зайнулина). Казанның Җиңү паркында Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар. Сугышчыларны искә алырга Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров килде.

«Һәлак булган ветераннар искә аласым килә, хәрби хезмәт үтүче солдатларны, офицерларны, запастагы кешеләрне котлыйсым килә. Совет Армиясе, Кызыл армия һәм Россия Кораллы көчләре һәрвакыт Ватанны саклый. Без егетләребезнең хезмәт итүе белән горурланабыз, ә чикләр ышанычлы якланган», — диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Сугышчылар һәм һәлак булучылар истәлегенә яшьләр оешмалары, «Җиңү волонтерлары», студентлар отрядлары, ирекле халык дружиналары, яшь армиячеләр, шулай ук балалар белән гаиләләр дә килгән иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100