Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Климатолог җылы кыштан соң җәй уртача эсселектә булачак дип фаразлый
Кышның карсыз булуы аркасында туфракта дым җитмәскә мөмкин.
(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Россиядә аномаль җылы кыштан соң җәй уртача эсселектә булачак дип фаразлады Воейков исемендәге Баш геофизика обсерваториясе хезмәткәре Андрей Киселев. Бу хакта Ura.ru сайтында сылтама белән «Известия» яза.
«Мөгаен, табигать уртача температураларның сикереше зур булмасын өчен, ситуацияне бераз тигезләргә тырышыр», — дип аңлатты климатолог. Аның сүзләренә караганда, әгәр температура кышын артык югары булса, җәен ул уртача яки уртачадан түбәнрәк булачак.
Бу закончалыкны күпьеллык күзәтүләр дә раслый, диде Киселев.
Моннан тыш кышның карсыз булуы аркасында туфракта дым да җитмәскә мөмкин. Бу авыл хуҗалыгы өчен зыянлы булачак, дип кисәтте климатолог.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз