news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Игорь Комаров: Ватан сакчылары безнең илдә һәрвакыт аерым хөрмәттә

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

Игорь Комаров: Ватан сакчылары безнең илдә һәрвакыт аерым хөрмәттә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Ватанны Саклаучылар көне — батыр һәм көчле кешеләр, тормышларын Ватанны саклауга багышлаганнар бәйрәме, ә безнең илдә алар һәрвакыт аерым хөрмәттә булды. Бу хакта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров әйтте. Бу турыда вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Геройларның батырлыклары турында сөйләп без балаларыбыз һәм оныкларыбыз тәрбиялибез. Буыннар дәвамчанлыгы безнең заманда, зур бәйрәм — Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан аеруча мөһим», — диде Игорь Комаров.

Ул әйткәнчә, без сугыш тәмамлануны якынайту һәм безнең җиргә тынычлык алып килү өчен үз-үзләрен аямаган кешеләр турындагы истәлекне саклыйбыз.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле сүзләренә караганда, бүген без төрле елларда хәрби форма киеп, армиядә һәм флотта Ватаныбызның чикләрен саклаучыларны, «кайнар нокталар»да үз бурычларын үтәгән һәм безнең оборонаны ныгыткан, Ватанны саклау өчен корал булдырган һәркемне котлыйбыз.

«Әлеге бәйрәмне хәрби постта каршы алучыларны аеруча котлыйм. Сезгә сәламәтлек, көч, рух ныклыгы, ә гаиләләрегезгә зур сабырлык һәм мәхәббәт телим. Бәйрәм белән!» —диде Игорь Комаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100