news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Diamond Princess лайнерындагы россиялеләр Казанда бар нәрсә белән дә тәэмин ителәчәк

Төнлә Татарстан Президенты круиз лайнерындагы россиялеләр дәвалана торган хастаханәгә килде.

Diamond Princess лайнерындагы россиялеләр Казанда бар нәрсә белән дә тәэмин ителәчәк

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә Diamond Princess лайнерыннан китерелгән россиялеләрне карантин узу өчен бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин итәчәкләр. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

«Хастаханәгә китерелгән дүрт кеше — безнең республика гражданнары һәм бер бала. 8 кеше дә бер корабта булган, үзара аралашкан. Аларның безнең республикада яшәүчеләр булуын, ә безнең йогышлы авырулар хастаханәсе бөтен таләпләргә туры килүен исәпкә алып, без Казанның бу гражданнарны кабул итәргә сәләтле булуы турында карар кабул иттек. Пациентлар бу чорны узсын өчен, без барысын да тәэмин итәрбез дип ышанам», — диде Рөстәм Миңнеханов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100