news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спас районында социаль такси барлыкка киләчәк

Проект пациентларны хастаханәгә һәм Казанның башка медицина учреждениеләренә «подъезддан алып подъездга кадәр» принцибы буенча бушлай китерергә мөмкинлек бирәчәк.

Спас районында социаль такси барлыкка киләчәк

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Спас районының Свято-Авраамиевский храмы Президент грантлары фонды конкурсында җиңде. Яңа проект нигезендә, социаль транспорт хезмәтләреннән аз тәэмин ителгән һәм Казан хастаханәләрендә дәвалануга мохтаҗ кешеләр дә файдалана алачак.

Проект җитәкчесе — протоиерей Алексий Әхмәтҗанов сөйләвенчә, идея руханилар бер өлкән яшьтәге хатын-кызның проблемалары турында белгәннән соң туган. Спас районында андый кешеләр аз түгел. Күпләр җитди авыруга шикләнгән очракта да тулы медицина тикшеренүе үтәргә теләми. Алар дәваланырга акча җитмәс дип курка. Бу хакта «Новая жизнь» газетасы яза.

Социаль такси бәлагә юлыккан кешеләргә юл бәясен янга калдырырга ярдәм итәчәк. Февральдән башлап грант ярдәме белән Казан хастаханәсенә атна саен өч-дүрт пассажир өчен ике бушлай рейс ясаячаклар. Социаль такси сигез ай дәвамында эшләячәк.

Пассажирларны районның социаль яклау бүлеге һәм элек хезмәттәшлек турында килешү төзелгән хастаханәләр ярдәме белән җыячаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100