news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта күп фатирлы йортларда капиталь ремонт башланды

2021 елга капиталь ремонт программасына шәһәрнең өч объекты кертелгән.

Мамадышта күп фатирлы йортларда капиталь ремонт башланды

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Мамадышта күп фатирлы йортларда капиталь ремонт башланды. Бүгенге көндә әзерлек эшләре бара — хезмәткәрләр Давыдовның урамы буенча 32нче йорт фасадын ремонтка әзерли. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

2021 елга капиталь ремонт программасына шәһәрнең өч объекты кертелгән. Давыдов урамындагы 32нче һәм Киров урамындагы 14/33нче йортларны җылыталар, ә Давыдов урамындагы 20/11нче йортта барлык подъездларны реставрациялиләр.

Мамадыш районы идарәче компаниясе җитәкчесе Рөстәм Галләмов хәбәр иткәнчә, капиталь ремонтны «Стройсити» ҖЧҖ башкара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100