news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чистай районы башлыгы коронавируска каршы прививка ясатты

Дмитрий Ивановка вакцинаның беренче компонентын ясадылар.

Чистай районы башлыгы коронавируска каршы прививка ясатты
http://chistopol-rt.ru/

(Чистай, 23 гыйнвар, «Татар-информ», «Чистай хәбәрләре», Гөлгенә Сафиуллина). Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов Чистай поликлиникасында коронавирустан прививка ясатты. 21 көннән соң аны кабат вакцинация көтә.

«Прививка ясарга кирәк дип саныйм, чөнки без барыбыз бергә бу вирусны туктатырга тиеш. Үз-үзеңне, якыннарыңны, бигрәк тә өлкән буынны сакларга кирәк. Препаратка тулы ышаныч бар. Вакцинацияләү процедурасы җиңел һәм гади. Поликлиникада прививка ясар алдыннан анкеталаштыру үткәрелә, табиб карый», — диде Дмитрий Алексеевич. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чистай районында коронавирустан вакцинацияләү 16 декабрьдә башланды. Беренче булып, медицина хезмәткәрләренә прививка ясый башладылар. Бүгенге көндә теләгән һәр кеше коронавирустан бушлай вакцинация үтә ала.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100