news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең Әккәрәй авылында бер гаилә авылдашларын кышын су коенырга ияләштерә

Кваковлар тырышлыгы белән, авылда моржлар саны ел саен арта бара.

Чирмешәннең Әккәрәй авылында бер гаилә авылдашларын кышын су коенырга ияләштерә
Галина Маркелова

(Чирмешән, 23 гыйнвар, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Михаил Наратов). Күптән түгел Чирмешән районының Әккәрәй авылы уртасыннан агучы елга өстендә моржлар бәйрәме үтте. Анда авылдашлар, Чирмешәннән, Нурлаттан, күрше авыллардан кунаклар, Әлмәт шәһәрендәге моржлар клубы вәкилләре җыелган иде.

Моржлар коенуы — Хач ману (Крещение) бәйрәмендә иорданда-бәкедә коенып чыгу гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше дә. Ул организмны ныгыту системасы, хәтта спортның бер төре. Авылда әлеге хәрәкәтнең инициаторлары Кваковлар гаиләсе. 82 яшьлек Раиса Кузьминична быел да бәкедә коенып, яшьләргә үрнәк күрсәтте. Әлеге хатын-кызга тормышында күпне кичерергә туры килгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Раиса һәм Юрий Кваковлар гаиләсендә бер-бер артлы ун бала — биш ул һәм биш кыз дөньяга килгән. Ни кызганыч, гаилә башлыгы иртә вафат булган, Раиса Кузьминична балалары белән үзе генә кала. Бар гомерен фермада эшли, ә җәйләрен уллары, кызлары белән 2-3 шәр гектар чөгендер үстерде. Балалар шулай итеп яшьтән эшкә өйрәнеп үстеләр. Аларның йортлары янәшәсеннән инеш ага. Ул балаларның яраткан урыны булды. Җәен шунда су керсәләр, кышын хоккей уйныйлар иде.

Раиса Кузьминичнаның улы Михаил Юрьевич хатыны Лидия Дмитриевна белән моржлар бәйрәменең төп оештыручылары булды. Михаил яшьтән үк үз организмын салкын суга күнектерде, теләсә нинди һава шартларында да өстенә су коя иде. Ул соңгы елларда Хач ману бәйрәмендә сулыкта иордан бәкесе ачып бәйрәм оештырды.

Кышын суда коенуга үзенең дусларын һәм танышларын ияләштерә башлады. Кваковлар тырышлыгы белән, авылда моржлар саны ел саен арта бара. Шуның нәтиҗәсендә зур бәйрәм дә оештырырга мөмкин булды.

.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100