news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында боз астыннан балык тоту бәйгесе үткәреләчәк

Балык тотканда алар арасындагы ара 5 метрдан да ким булмаска тиеш.

Әлки районында боз астыннан балык тоту бәйгесе үткәреләчәк
архив/Рамиль Гали

(Әлки, 23 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). 25 гыйнварда Базарлы Матак буасында боз астыннан балык тоту бәйгесе үткәрелә. Оештыручылар анда катнашучыларның буага сәгать 9 га җыелуын сорый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ачык бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Елдагыча, иң күп балык тотучы, балыкны беренче каптыручы, иң яшь һәм иң тәҗрибәле балыкчылар бүләкләр белән билгеләп үтеләчәк.

Катнашучылар балык каптыру өчен теләсә нинди җим куллана ала. Балык тотканда алар арасындагы ара 5 метрдан да ким булмаска тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100