news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 3,5 млн сумга Коръән саталар

Әлеге Коръән ефәк кәгазьгә кулдан язылган һәм бизәлгән.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Виктория Свешникова). Казан кешесе «Авито» сайтында 3,5 млн сумга Коръән сату турында белдерү куйган. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына тәкъдим авторы Станислав сөйләде.

«Китап бердәнбер нөсхәдә. Бу минем дустымның гаилә ядкаре һәм мин аның финанс кыенлыкларын хәл итү өчен аңарга сатарга ярдәм итәм», - дип аңлатты ул.

Кулъязма озак вакытлар Үзбәкстаннан килгән дустында сакланган. Ул Сәмәрканд ефәк кәгазендә кулдан язылган һәм бизәлгән, дип сөйләде белдерү авторы.

Хуҗа шулай ук сайтта товарның чынлыгын күрсәтә торган фотографияләр һәм документның күчермәсен дә куя. Документта китапның 1702 елда күчереп язылуы һәм 1914 елда реставрацияләнүе күрсәтелгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100