news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүп ташый торган машинаның сары яки соры контейнерлар җыйганын тикшерергә мөмкин

Соңгы 5 айда чүп ташучының коры һәм эшкәртелми торган калдыкларны бутаган бер генә очрагы да расланмаган.

Чүп ташый торган машинаның сары яки соры контейнерлар җыйганын тикшерергә мөмкин
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). Һәркем чүп ташый торган машинаның сары яки соры контейнерлар җыйганын тикшерә ала. Коры һәм эшкәртелми торган калдыклар хәтта сортларга аеру станциясендә дә катнашмый. Бу хакта «Татар-информ»га «Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе» идарә компаниясе генераль директоры Сергей Богатов сөйләде.

Эш башында оператор, чыннан да, чүп ташый торган машинада барысы да бер күчкә кушылу проблемасы белән очрашкан. Әмма бу идарәче компаниянең аерым җыю өчен контейнерлар урнаштырып, аларның графигын һәм урнаштыру фактын хәбәр итмәве белән бәйле булган.

«Еш кына, шул исәптән дәүләт хакимияте органнары ягыннан да, чүп ташый торган бер үк машинаның сары һәм соры контейнерны бергә алып китә дип, зарлануларын ишетәм. Әмма соңгы 4-5 айда барлык идарәче компанияләр аерым туплауга тулысынча күчкәннән соң бер генә факт та расланмады», - диде Богатов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100