news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Рәдиф Җамалетдинов ТДГПУның яңа ректоры вазифасында 15 февральдән эшкә керешә
Россиянең мәгариф буенча Федераль агентлыгы ТДПУ ректорын раслады
Скопировать ссылку
(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев). Филология фәннәре докторы, профессор, Россия табигый фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов, агымдагы елның 15 февраленнән Татар Дәүләт гуманитар-педагогика университеты ректоры вазифасына керешә. РФ мәгариф буенча Федераль агентлыгы җитәкчесе Николай Булаев әнә шул хактагы боерыкка кул куйган.
ТДГПУда ректор сайлаулары үткән елның 26 декабрендә узган иде. Аның нәтиҗәләре буенча, шушы системада 15 ел эшләгән, моңа кадәр вузның беренче проректоры – уку-укыту эшләре буенча проректор Рәдиф Җамалетдинов кандидатурасы җиңү яулады.
Рәдиф Җамалетдинов – 1969 елның 27 октябрендә ТР Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туган. Урта белем алганнан соң, 1987 – 1989 елларда армия сафларында хезмәт итә. 1990-1995 елларда Казан дәүләт педагогика институтында укый, аспирантураны тәмамлаганнан соң, ТР Мәгариф министрлыгының Республика фәнни-методик үзәгендә гыйльми хезмәткәр, 1995-1996 елларда КДПУның татар теле кафедрасында ассистент, татар теле һәм әдәбияты факультеты деканы урынбасары, соңрак декан булып эшли. 1999-2002 елларда ТР Министрлар Кабинетының Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлегендә баш референт вазифаларын башкарды. Ул чагыштырмача тел белеме буенча дистәләрчә җыентык-монографияләр авторы, шулай ук татар теле буенча дәреслекләр, программалар, төрле кулланмалар эшләүдә катнашты. Рәдиф Җамалетдинов “РФ атказанган югары һөнәри белем бирү хезмәткәре” һәм “Мәгарифкә керткән хезмәтләре өчен” күкрәк билгеләренә, шулай ук “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медаленә лаек.
Рәдиф Җамалетдинов фикеренчә, 130 еллык тарихы булган вуз үзенең элеккеге бай традицияләре нигезендә, заманча алга киткән белем һәм тәрбия бирү алымнарын киң кертеп, республика һәм гомумән ил өчен тәҗрибәле, алгарыш чорының шартларына туры килерлек кадрлар әзерләүне дәвам итәргә тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot