Бу ел Башкортстанда Төзекләндерү елы дип игълан ителде

Бу ел Башкортстанда Төзекләндерү елы дип игълан ителде

(Уфа, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Агымдагы 2006 ел Башкортстанда Төзекләндерү һәм тәртипкә китерү елы булачак. Шушы хактагы тәкъдим Уфада үткән Башкортстан Президенты Советы утырышында ясалды. Президент Советының быелгы беренче утырышы узган елда Башкортстанда игълан итеп үткәрелгән “Наркоманиягә, эчкечелеккә һәм тәмәке тартуга каршы көрәш елы”на йомгак ясауга багышланды.

Утырышта тикшерелгән мәсьәлә буенча төп доклад белән республика Премьер-министры Рафаэль Байдәүләтов чыгыш ясады. Бер сәгатьтән артык дәвам иткән нотыгында Хөкүмәт башлыгы Башкортстанда былтыр наркоманиягә, эчкечелеккә һәм тәмәке тартуга каршы көрәшнең барышы һәм нәтиҗәләре хакында тәфсилле мәгълүматлар бирде. Премьер-министр сүзләренчә, былтыр игълан ителгән ел программасын тормышка ашыру өчен Башкортстанда бик күп эшләр башкарылган. Һәм, әлбәттә, бу үзенең уңай нәтиҗәләрен бирми калмаган.

Чыгышы азагында Рафаэль Байдәүләтов быелгы 2006 елны “Төзекләндерү һәм тәртипкә салу елы” дип игълан итәргә тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, күп киңәшләшүләрдән соң, быелгы елны нәкъ менә шушы мәсьәләгә багышлау кирәклеге хакында килешенгән. Мортаза Рәхимов сүзләренчә, төзекләндерү һәм тәртипкә салу дигән сүзләрне киңрәк мәгънәдә аңларга кирәк - тормышның үзен тәртипкә салу таләп ителә. Президент Советы әгъзалары хәзер бу тәкъдимне Башкортстан Дәүләт Җыелышы- Корылтай тикшерүенә тапшыра.

Берничә көн элек кенә хакимиятләр даирәсендә быелгы елны Башкортстанда йә “Торак мәсьәләсен хәл итү елы”, йә “Кече бизнес елы” буларак игълан итү мәсьәләләре тикшерелә, дигән сүзләр таралган иде. Әмма аларның икесе дә кире кагылган һәм бөтенләй башка мәсьәлә көн үзәгенә куелган.

Башкортстанның рәсми вәкиллеге якын араларда Казанга бара икән дигән хәбәрләр дә бар. Анда Башкортстан вәкилләре Казанның 1000 еллыгына әзерләнү барышында башкарылган зур төзекләндерү һәм төзү эшләре тәҗрибәсе белән танышачак икән.