news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан» Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы беренче тапкыр кышын да эшли

Күзәтү мәйданчыгы «Казан» гаилә үзәге түбәсендә, 32 метр биеклектә урнашкан.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). «Казан» Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы ачылганнан алып беренче тапкыр кышкы каникулда — 31 декабрьдән 9 гыйнварда эшләячәк.

«Без бу форматны сынап карарга булдык, чөнки туристлар һәм күп кенә шәһәрлеләр сорый. Кешеләрнең кышын күзәтү мәйданчыгында булу теләге бар. Бу форматка ихтыяҗ булырга мөмкин», — диде «Татар-информ» агентлыгына Скверлар һәм парклар дирекциясе матбугат секретаре Диләрә Әхмәтгалиева.

Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар анда менеп Казан Кремлен һәм Яңа ел кичен карый ала. 31 декабрьдә мәйданчык 10.00-20.00 сәгатьләрдә ачык булачак, ә 1-9 гыйнварда 10.00-22.00 сәгатьләрдә эшләячәк.

«Күзәтү мәйданчыгына чыгу өчен QR-код кирәк түгел. Өлкәннәр өчен билет бәясе 150 сум, ә балалар өчен 100 сум, 7 яшькә кадәрге балалар бушлай керә ала», — дип ачыклык кертте Диләрә Әхмәтгалиева.

Күзәтү мәйданчыгы «Казан» гаилә үзәге түбәсендә, 32 метр биеклектә урнашкан. Ул 2013 елда, бу бина ачылганнан эшли башлады.

Быел гаилә үзәге 10 апрельдә ачылды, әмма 1 майга кадәр сынау режимында эшләде. Скверлар һәм парклар дирекциясе мәгълүматлары буенча, май аеннан алып анда 156 меңнән артык кеше булган.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, National Geographic фикеренчә, «Казан» Гаилә үзәге Россиянең иң кызыклы урыннары егермелегенә кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100