news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар өчен яңа ел ялларында өч йөздән артык бәйрәм чарасы планлаштырылган

Чаралар биналарда һәм ачык һавада узачак.

Татарстанлылар өчен яңа ел ялларында өч йөздән артык бәйрәм чарасы планлаштырылган
Владимир Васильев

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан халкына яңа ел ялларында өч йөздән артык бәйрәм чарасы әзерләнгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сөйләде.

«Яңа елга багышланган бәйрәм чаралары биналарда һәм ачык һавада узачак. чаралар озакламый башланачак һәм каникуллар беткәнче дәвам итәчәк. Районнарда барлыгы өч йөздән артык бәйрәм чарасы көтелә», — ди ул.

Әдһәмова сүзләренчә, «Әкият» курчак театры әзерләгән спектакльдә балалар үзләре катнаша алачак.

Ул шулай ук кайбер музейлардагы чараларны да атап узды. Алабуга музеендагы чыршы уенчыкларына багышланган күргәзмә, Арчадагы Тукай музеена экскурсияләр, Болгар музей-тыюлыгындагы әкият персонажлары, Свияжск музеендагы һәм Милли музейдагы интерактив программалар белән танышып булачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot