news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор яңа ел корпоративларын эш урынында үткәрүне тыя

Чараларны җәмәгатьчелек туклану урыннарында уздырырга ярый.

Роспотребнадзор яңа ел корпоративларын эш урынында үткәрүне тыя

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстанда Яңа ел корпоративларын эш урыннарында үткәрү тыела. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина шул турыда сөйләде.

«Яңа ел корпоративларын җәмәгатьчелек туклану урыннарында гына үткәрү рөхсәт ителә. Эш урынында бәйрәм итү тыела. Җәмәгать туклану урыннары Яңа ел төнендә иртәнге сәгать өчкә кадәр эшләячәк», — дип сөйләде Патяшина.

Шул ук вакытта бәйрәм иткәндә саклык чаралары үтәлергә тиеш. Залның тулыланышы 70 проценттан артмаска, бер кешегә дүрт кв.метр, мәйдан булырга, ә персонал битлек һәм перчаткаларда булырга тиеш. 

Патяшина сүзләренчә, әгәр банкет бер оешма өчен генә ясалса, анда башка кешеләрнең катнашуы тыела. Шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган кешеләргә корпоративларга барудан тыелырга киңәш ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot