news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Әдәби кафе проектын Казанның башка урыннарына да тәкъдим итәргә кирәк

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары аны бик отышлы проект дип бәяләде.

Марат Әхмәтов: Әдәби кафе проектын Казанның башка урыннарына да тәкъдим итәргә кирәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Татмедиа»дагы әдәби кафега карата үз фикерен белдерде. Ул бу тәҗрибәне Казанның башка урыннарына да тәкъдим итәргә кирәк, дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Бу проект күңелемә хуш килде. Кафега бер чынаяк чәй, я кофе алырга дип кереп утырган кеше, анда утырган арада, китап киштәләренә битараф калмаячак, нәрсәдер аны, һичшиксез, кызыксындырачак. Кызыксыну, үз чиратында, алырга мәҗбүр итә, алгач, укымыйча булмый, укыгач, кайсыдыр танышың белән фикер алышырга туры киләчәк», — диде.

Марат Әхмәтов әдәби кафены бик «отышлы проект» дип бәяләде. «Мөмкин булса, аны шәһәрнең башка урыннарына да тәкъдим итәргә, акрынлап, җайлап киңәйтергә кирәк», — диде. 

Әдәби кафеда вакытта ул кайсы китапларга ихтыяҗ күбрәк булуын сорашты. Марат Әхмәтовка татар телендә открыткалар чыгара торган «Хатлар йорты» оешмасы коллекциясен дә күрсәттеләр. Парламент башлыгы урынбасары «Хатлар йорты» җитәкчесе Энҗе Садыйковага открыткаларны тагы да төрләндерүне киңәш итте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100