news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы пиротехниканы дөрес куллану өчен киңәш бирде

Быел Татарстанда пиротехника куллану өчен махсус 1 144 мәйданчык билгеләнгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы пиротехниканы дөрес куллану өчен киңәш бирде
Михаил Захаров

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехника чараларын сак һәм дөрес кулланырга чакыра. Бу турыда «Татар-информ»да матбугат очрашуында Татарстанның Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

«Пиротехника чараларын бары тик махсус кибетләрдән сатып алырга кирәк. Кулланыр алдыннан фейерверк һәм салютларның инструкциясен һәм саклау таләпләрен укып чыгу зарур. Пиротехниканы җылыткыч һәм электр җиһазларыннан читтә сакларга, балалардан яшереп куярга кирәк», — диде ул.

Быел Татарстанның һәр муниципаль районында пиротехника чараларын кулланыр өчен махсус 1 144 мәйданчык билгеләнгән. Узган елны шундый 808 мәйданчык булган.

«Пиротехниканы тигез өслектә урнаштырырга кирәк. Мондый чараларны сәнәгать һәм ягулык-энергетика комплексы объектларыннан 500 метр, ә кешеләр күпләп йөри торган урыннардан 50 метр ераклыкта гына кулланырга ярый. Закон бозу очраклары күзәтелгәндә административ җаваплылык каралган», — диде Максим Трущин

Моннан тыш, фейерверк һәм салютларны кулланыр алдыннан өстә электр чыбыклары һәм агачлар булмавын тикшерергә кирәк. «Әгәр дә пиротехника кабынмаса, аның янына 10 минут эчендә килергә, иелеп карарга ярамый. Болай иткәндә җәрәхәтләнү куркынычы бар», — дип сөйләде белгеч. 

Максим Трущин сүзләренчә, 2019 елның 30 декабреннән 2020 елның 10 гыйнварына кадәр көннәрдә пиротехника чараларыннан 14 кеше, шул исәптән 4 бала, зыян күргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100