news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эдвард Габдуллаҗанов: Энергетиклар — бар өлкәләрдә дә кирәкле профессия

Казан энергетика университеты ректоры фикеренчә, энергетика кешесе үзен сәнәгатьтә дә, төзүчелектә дә сынап карый ала.

Эдвард Габдуллаҗанов: Энергетиклар — бар өлкәләрдә дә кирәкле профессия
Владимир Васильев

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов чыгарылыш студентлары энергетика системасында гына тукталырга тиеш түгел дип саный. «Энергетикалар — бар өлкәләрдә дә кирәкле профессия», — дип белдерде ул журналистлар белән очрашуда.

«Сәнәгатьтә дә, төзүчелек өлкәсендә дә ихтыяҗ җитәрлек. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә дә катнашыбыз бар. Бүгенге көндә шушы өлкә өчен белгечләр әзерли торган юнәлеш юк. Шуңа күрә бездә махсус лабораторияләр булдырылды. Тиздән, белгечләр дә әзерли башлыйбыз», — диде ул.

Ректор сүзләренчә, Татарстан Президенты «Ситуацион-аналитик үзәк» төзү концепциясен эшләргә кушкан. «Ул республикада җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлы һәм сыйфатлы системасын үстерү максатында югары уку йортында фәнни һәм лаборатория мөмкинлекләрен куллануны күздә тота. Бу проектны гамәлгә ашыру торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә халык чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк», — ди ул.

Моннан тыш, «Татэнерго» компаниясе белән берлектә роботлаштырылган җылылык челтәрләре диагностикасы комплексы да төзеләчәк. «Ул Татарстанның җылылык челтәрләрен контрольдә тотачак», — дип аңлатты Абдуллаҗанов. Дөнья дәрәҗәсендәге «Циркуляр икътисад» Фәнни-мәгариф үзәге дә төзеләчәк. «Циркуляр икътисад юнәлешендә чүпне аерым җыюга һәм аны дөрес эшкәртү серләренә өйрәнеп була», — ди ул.

«Атом энергетикасы белгечлеген дә үстерәсебез килә. 2021 елда бу юнәлешкә лицензия бирелергә тиеш. Атом энергетикасы белгечлегенә бөтен дөнья буенча да ихтыяҗ зур. Водород энергетикасы, Яңартыла торган энергия чыганаклары кафедраларын ачтык. Киләсе елда лабораториясе дә булачак. Канәгать калып, бер урында гына утырырга ярамый, без дөньядан һәрвакыт бер адым алда атларга бурычлы», — диде ректор.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100