news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Чыршы» операциясе башланды

Агач кискән өчен физик затларга 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф яный.

Татарстанда «Чыршы» операциясе башланды
Михаил Захаров

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ"). 20 декабрьдә Татарстанда «Чыршы» оператив-профилактик чарасы башланды. Урман хуҗалыгы белгечләре ылыслы агачлар күп булган урман кишәрлекләрендә көн саен патрульлек итәчәк. Операция 31 декабрьгә кадәр була. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Көчәйтелгән эш режимына күчәбез. Урманчылыклар һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләре хезмәткәрләре катнашында 140тан артык мобиль патруль төркеме булдырылды", — диде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров.

Агачларны законсыз кисү, аларга зыян китерү өчен физик затларга 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Агачларны законсыз кискән зат киселгән агач токымына, аның үсүенә һәм урманнарны саклау категориясенә бәйле булган урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак. Зыян Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 29 декабрендәге 1730 номерлы карары нигезендә исәпләнә.

Урман законнарын бозуның барлык фактлары турында урман сагының турыдан-туры 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук «Халык контроле» мобиль кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100